news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ студентлары “Татар-информ” агентлыгында төрле юнәлешләрдә эшләү мөмкинлеген ачкан

Редакция коллективы татфакның өченче курс студентларына журналист һәм тәрҗемәче һөнәрләре турында сөйләде.

КФУ студентлары “Татар-информ” агентлыгында төрле юнәлешләрдә эшләү мөмкинлеген ачкан
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары “Татар-информ” агентлыгы редакциясе эшчәнлеге белән танышты. Әлеге очрашудан соң КФУ студенты Йолдыз Шәрәпова филолог-тәрҗемәче белгечлеге буенча төрле юнәлешләрдә эшләп була дигән нәтиҗәгә килгән. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Студентлар фикеренчә, Татарстанның төп мәгълүмат агентлыгында узган сөйләшү аларда киләчәккә өмет уяткан. “Мин татар филологиясе юнәлешендә укып, филолог-тәрҗемәче белгечлеге алып, төрле өлкәдә эшләп булуына инандым. Димәк, без редакцияләрдә дә эшли алабыз дигән фикергә килдем”, - диде Йолдыз Шәрәпова.

Элегрәк ул тәрҗемәчеләргә ихтыяҗ зур түгел дип уйлаган. “Татар-информ” агентлыгына барып кайткач, фикерем үзгәрде. Татарчадан русчага һәм русчадан татарчага тәрҗемәчеләр кирәк икән”, - диде КФУ студенты.

Агентлыкта студентларга журналист һәм тәрҗемәче һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләделәр. “Редактор Лилия Гаделшинаның әйткән сүзләре исемдә калды: “Үзе язмаган кеше яхшы тәрҗемәче була алмый. Оста тәрҗемәче буласыгыз килсә, үзегез дә языгыз”, - диде. Мин бу киңәшне истә тотачакмын”, - диде ул.

“Сүз байлыгын арттыру өчен, бик күп китап укырга киңәш иттеләр. "Сөйләм телен камилләштерергә мөмкин дигән нәтиҗәгә килдем. Шушы тәкъдимнәр миңа кызыклы һәм файдалы булды”, - ди Йолдыз Шәрәпова.

“Редакция коллективы белән очрашу миңа зур йогынты ясады. Тәрҗемә эше белән күбрәк шөгыльләнергә, осталыгымны шомартырга, портфолио тупларга уйлыйм. Бәлки, киләчәктә мин яхшы тәрҗемәчеләр рәтендә булырмын, редакциядә эшләрмен”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100