news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ студентлары каһарман-шагыйрь Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды

КФУ студентлары каһарман-шагыйрь Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

15 февраль көнне каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең 119 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан Казан Федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды. Чарада Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге, Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм югары мәктәбе мөгаллимнәре, студентлар катнашты.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов үз чыгышында Муса Җәлилнең заманында рабфак бүлегендә киткәнлеген искә төшерде, бу чараның матур традициягә әйләнеп китүен билгеләп узды.

«Бу – безнең югары мәктәпнең бик матур гадәте. Һәр елны 15 февраль көнне без шушы бюст янында очрашабыз. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки бөтендөньяга танылган Муса Җәлил турыдан-туры безнең уку йорты белән бәйләнгән. Вакытында ул элеккеге педагогика институтының рабфагында белем ала. Аннары Мәскәү университетында да укый, ләкин аның шагыйрь, чын патриот буларак формалашуында нәкъ менә безнең Казаныбыз һәм безнең уку йортыбыз эз калдыргандыр дип уйлыйбыз. Быел исән булса, аңа 119 яшь тулган булыр иде», – диде ул.

Рәдиф Җамалетдинов быел Бөек Ватан сугышының 80 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан институтта төрле чаралар, Муса Җәлил иҗаты, тормыш юлына багышланган лекцияләр, ачык дәресләр үтәчәген искәртте.

«Быел, бөек җиңүнең юбилей елы уңаеннан университет һәм институт тарафыннан уздырылган чараларда без әле күп тапкырлар бу темага әйләнеп кайтырбыз. Бөек шагыйребезнең каһарманлыгы, шигырьләре, аның кыю иҗаты беркайчан да онытылмаска тиеш», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Чарада катнашкан студентлар Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар, аның әсәрләренә нигезләнгән театраль инсценировка күрсәтелде. Соңыннан каһарман бюстына чәчәкләре салдылар.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

news_right_1
news_right_2
news_bot