news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ студентлары «Кәеф» медиалабораториясендә үз проектларын «питчинг»та тәкъдим итте

КФУ студентлары «Кәеф» медиалабораториясендә үз проектларын «питчинг»та тәкъдим итте
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

«Кәеф» медиалабораториясендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең «филология һәм журналистика» юнәлешендә белем алучы студентлар материалларын «питчинг» форматында тәкъдим итте. Хәзерге вакытта студентлар «Татмедиа»ның «Татар-информ», «Интертат», «Шәһри Казан», «Ялкын», «Идел» һ.б. матбугат чаралары редакцияләрендә практика уза.

  • Питчинг – проектка кызыксындыру, җәлеп итү, хезмәттәшлек турында сөйләшү максатыннан презентация тәкъдим итү.

«Быелдан «питчинг» дигән яңа форматка күчәбез: студентлар практика дәвамында башкарган эшләрен – язмаларын, материалларын тәкъдим итә. Төп бурыч – «Татмедиа»да эшләгән баш мөхәррирләргә яңа кадрларны күрсәтү. «Татмедиа» агентлыгы, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы да аларны карап, күреп торалар. Яңа технологияне белгән яшьләр кирәк. Яшьләр безгә алмашка килү ягын карарга тиеш. Шуңа күрә безнең бурыч – яңа кадрларны җәлеп итү. Редакцияләргә яңа кешеләрнең килүе мөһим. Шуңа күрә «питчинг» форматында эшләп карарга булдык. Кызлар, егетләрне күреп, киләчәк турында уйлыйбыз», – диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

Ул студентларның барлык эшләре белән танышып чыкты. «Сезнең нәтиҗәләрне күреп шатланабыз. Рәхмәт сезгә», – диде Шамил Садыйков.

«Журналистлар өчен оперативлык мөһим. Эшләрегезне тәкъдим иткәндә, исемнәргә игътибар иттем: һәр материал азагында исемнәрегез язылган. Телевизион материалларда да ахырдан авторның исеме әйтелә. Үз исемегезне булдыруыгызны, елдан-ел үз исемегезгә эшләвегезне телим. Сезнең исемнәрне ишетербез әле дип өметләнәм. Шуңа күрә, исемнәрегез һәрчак яңгырап торсын. Төрле жанрларда илһамланып эшлисез», – дип билгеләп үтте «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Диана Василова.

Студентлар редакцияләрнең баш мөхәррирләрен төрле жанрларда әзерләгән язмалары, фото һәм видеоматериаллары белән таныштырды.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә социаль медиалар буенча директор Алсу Исмәгыйлева «питчинг» форматы яшь талантларны ачыклауда, журналистларны киләчәктә эшкә җәлеп итүдә мөһим булуын әйтте.

«Яшь, сәләтле кадрларны җәлеп итү һәм аларны онлайн мәйданчыкларда оста итеп эшләүгә өйрәтү – төп бурычларыбызның берсе. Шулай итеп, алар журналистика һөнәренең нечкәлекләрен өйрәнә, контент ясыйлар, төрле форматларда эшләп карыйлар», – диде ул һәм социаль челтәрләрнең бөтен мөмкинлекләрен кулланырга кирәклеген җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot