news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ студентлары Ильяс Хаҗиев һәм Айнур Җамалтдинов кыска метражлы фильм тәкъдим итте

КФУ студентлары Ильяс Хаҗиев һәм Айнур Җамалтдинов кыска метражлы фильм тәкъдим итте

Казан Федераль Университетның «Филология һәм Мәдәниятара багланышлар» институында филология һәм журналистика юнәлешендә укучы 3 курс студентлары Ильяс Хаҗиев һәм Айнур Җамалтдинов «Бер мәхәббәт тарихы» дип исемләнгән фильм төшерде. Фильм «Әллүки» иҗат берләшмәсенең «Дөрес булмаган шагыйрьләр илендә» дигән кичәсендә тәкъдим ителде

Фильмны Филология институтындагы «Әллүки» иҗат берләшмәсе студентлары әзерләгән. Сценарий авторы – Халисә Ширмән, ул «Әллүки» иҗат берләшмәсенең җитәкчесе.

«Егет кеше башка дөньяда яшәргә тиеш. Ул кызлар артыннан чаба торган дөньяда түгел, ә киресенчә, аны ошаткан кызларны сайлый торган дөнья. Фильмдагы Рамил нигә бәхетле була? Чөнки ул үзен ошаткан кызны сайлый», – дигән фикердә Айнур Җамалтдинов. 

«Фильм теләсә кайсы очрашуның кешене үзгәртә алуы турында. Бу фильмда да кыз егетнең шигырен ишетмәгән булса, алар киләчәктә очраша башламаслар иде. Бәлки фильмны караганнар өчен бер егетнең кыз тарафыннан кире кагылуы темасы тапталган кебек тоелыр, күпләр «кыйммәтле автомобиль булгач кына егетне яратып була», дип тә уйларга мөмкиннәр. Әмма минемчә, шагыйрьне шигырь өчен, шахтерны эштән соң битендә калган күмер өчен дә яратырга була, кирәк!» – дигән фикерен җиткерде Ильяс Хаҗиев. 

Фильмны «Татар-информ»ның Ютуб каналында карый аласыз.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100