news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ студентлары Чатыр Тауда уку-кыр практикасы үтәчәк

КФУ студентлары Чатыр Тауда уку-кыр практикасы үтәчәк
"Азнакай" газетасы

Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов КФУ студентлары – экология өлкәсендә булачак белгечләр белән очрашты. Бу хакта «Азнакай» газетасы яза.

Студентлар Азнакайга 2018 елдан бирле Чатыр Тау тыюлыгы территориясендә КФУның табигать төзелеше һәм судан файдалану кафедрасы өлкән укытучысы Наил Назаров җитәкчелегендә оештырыла торган уку-кыр практикасын узу өчен килә.

Айдар Шәмсетдинов аларны сәламләп, күңелле ял һәм уңышлы эшләр теләде, шулай ук куркынычсызлык чараларын үтәү кирәклеген искәртте.

«Чатыр Тау тыюлыгы Азнакай районының мәһабәт тавы. Кызганыч, быел корылык, шулай ук ефәк күбәләге һөҗүме аркасында, Чатыр Тау үзенең иң яхшы кыяфәтендә күренми. Шулай да, бу шартлар сезнең өйрәнү темасын тагын да кызыклы һәм мавыктыргыч итәр», – диде ул.

Практика барышында студентлар Чатыр Тау тыюлыгы һәм аның тирәсендәге флора һәм фаунаны өйрәнәчәкләр.Шулай ук алар экологик проблемаларга игътибар итәчәкләр. Киләчәктә алар җыйган мәгълүматлар төзекләндерү, яшелләндерү һәм башка экологик-технологик карарлар кабул итү буенча киңәшләрнең нигезе булыр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100