news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ студентлары Бөтенроссия “Ана теле-2020” бәйгесендә җиңү яулаган

Конкурска Стәрлетамак, Минзәлә, Алабуга һәм башка шәһәрләрдән катнашучылар килгән.

КФУ студентлары Бөтенроссия “Ана теле-2020” бәйгесендә җиңү яулаган
Гөлназ Әсхәдуллина

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары Уфа шәһәрендә үткән М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетында Бөтенроссия «Ана теле-2020» конкурсында җиңгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә өченче курс студенты Гөлназ Әсхәдуллина хәбәр итте.

Бәйгедә татар теле дәресен күрсәтеп, өченче урын яулаган Гөлназ Әсхәдуллина иң истә калган мизгеле йокысыз, бәйгегә әзерләнү төннәре булганын сөйләде. «Әле мин өченче курста гына, шуңа педагогик практика үткәнем булмады. „Чын“ балаларга дәрес биреп карау мәсьәләсе гел борчыды», — диде ул.

Гөлназ бәйгегә ныклап әзерләнүен, дәрескә нинди тема алырга, визитканы ничек эшләргә кирәклеген озак уйлаганын әйтте. Җиңүче сүзләренчә, җитәкчесе — татар тел белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдиновның киңәшләре дә урынлы булган. Ул соңгы еллардагы яңалыклар, метод һәм алымнар белән таныштырып үткән.

«Кызганыч, балаларга дәрес бирү насыйп булмады, чөнки без барасы мәктәпләрдә карантин игълан ителгән иде. Шуңа күрә Башкортстан дәүләт педагогия университетының 1-3 курс студентлары белән эшләргә туры килде. Алар балаларга караганда күпкә тынычрак. Дәреснең беренче минутыннан ук „укучылар“ белән уртак тел тиз табылды», — дип сөйләде Гөлназ.

Җиңүче хәзерге заман татар теле укытучысының дәрескә кереп, материалны гади генә итеп биреп чыга алмавын искәртте. «Балаларга бу кызыклы да түгел. Бераз теория алганнан соң, гамәли өлештә төркемнәрдә эш, онлайн тестлар, телефондагы кушымталар ярдәмендә алган белемнәрне ныгытырга кирәк. Гомумән, укытучы кеше замана белән бергә атларга тиеш», — диде ул.

«Ана теле» бәйгесе бары тик жылы хис-кичерешләр генә калдырды. Озын юл, арыганлык, булса да, шушы көннәр мәңге исемдә калыр. Шуңа өстәп, яңа танышулар, Уфа шәһәре буйлап сәяхәт итүләр дә минем күңелемә хуш килде. Киләсе елларда да катнашырга һәм тагын да зуррак үрләр яуларга исәп бар, Алла боерса», — дип сөйләде Гөлназ Әсхәдуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100