Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУ Россиянең иң яхшы югары уку йортлары рейтингына керде
Казан федераль университеты, RAEX агентлыгы версиясе буенча, 2022 елда Россиянең иң яхшы 20 югары уку йорты исемлегенә кергән. КФУ, 3.7259 балл җыеп, исемлектә егерменче баскычта урнашкан.
Агентлык мәгълүматларыннан күренгәнчә, университет узган ел биләгән урынында калган.
RAEX-100 рейтингына Казанның барлыгы дүрт университеты кергән. КНИТУ-КАИ 45нче баскычта урнашкан. Югары уку йорты ике позициягә аскарак төшкән.
Аннан соң медицина университеты бара, ул узган ел 41нче урынны биләгән булган.
77нче позициядә – КНИТУ-КХТИ. Университет бер ел эчендә алты баскычка югары күтәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз