news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ Россиянең иң яхшы 100 вузы арасында унтугызынчы урынны били

Forbes экспертлары белем бирү сыйфатын, чыгарылыш укучылары арасында эшмәкәрләрнең күпме булуын һәм вузның “элита”лы булу-булмавын бәяләгән.

КФУ Россиянең иң яхшы 100 вузы арасында унтугызынчы урынны били
архив/Михаил Захаров

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”). Казан (Идел буе) федераль университеты Россиянең иң яхшы 100 вузы арасында 19нчы урынны били. Рейтингны Forbes журналы экспертлары төзегән.

Иң яхшылар исемлегендә Казан дәүләт медицина университеты һәм Туполев исемендәге Казан  илкүләм  тикшеренү технология университеты дар бар. Алар 80 һәм 87нче урыннарны били.

Forbes экспертлары белем бирү сыйфатын, чыгарылыш укучылары арасында эшмәкәрләрнең никадәр булуын һәм вузның “элита”лы булу-булмавын бәяләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100