Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУ, RIKEN һәм РКОД арасында өч яклы меморандум имзаланды
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов, RIKEN белән КФУ арасындагы хезмәттәшлек уңышлы булыр, дигән ышаныч белдерде
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең "RIKEN Omics Science Center" фәнни үзәге директоры Йошихиде Хаяшизаки белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, КФУ ректоры Илшат Гаффуров катнашты.
RIKEN физик-химик тикшеренүләр институты - Япониядәге эре фәнни-тикшеренү институты. Генетика өлкәсендәге тикшеренүләр белән шөгыльләнүче "Omics Science Center" аның состав өлеше булып тора.
Институт делегациясенең Казанга сәфәре барышында Казан федераль университеты, RIKEN һәм Республика клиник онкология диспансеры арасында хезмәттәшлек ниятләре турындагы өч яклы меморандум имзаланды. Әлеге меморандум медицина һәм геномика өлкәсендә уртак фәнни-тикшеренү эшчәнлеген киңәйтү, уртак фәнни-тикшеренү программаларын тормышка ашыруга ярдәм итү, галимнәр, техник белгечләр, студентлар һәм аспирантлар алмашу программасын алга этәрү, шулай ук уртак академик чаралар - Россия һәм дөнья фәнни җәмгыятен үстерү максатларында, фәнни семинар, мастер-класслар һәм симпозиумнар оештыруны күздә тота. Моннан тыш, КФУ базасында, фәнни-тикшеренү хезмәттәшлекләренә ярдәм итү максатларында, уртак лаборатория оештыру ниятләнә.
Бүгенге очрашуны ачып, Татарстан Президенты хәзерге вакытта Россиядә югары технологияле медицинага зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Республикада да тиешле үсеш программасы бар. "Бездә дәвалау үзәкләре дә, югары технологияле белем бирү үзәкләре дә бар, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Шулар нәтиҗәсендә республикада гомер озынлыгы арта".
ТР Президенты делегация әгъзаларына Татарстанда Атом-төш медицинасы, Электр-эмиссия томографиясе үзәге ачылу хакында да сөйләде - нәтиҗәдә республика онкологик авыруларга каршы көрәштә сизелерлек уңышка иреште. Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов RIKEN белән КФУның хезмәттәшлеге уңышлы булыр дигән ышаныч белдерде һәм кунакларга алга таба да Татарстан белән кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне үстерергә тәкъдим итте.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фотосурәт http://prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз