news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ республика төбәкләрендә җәйге мөселман лагерьлары өчен әйдаманнар әзерли

Казанда һәм республика төбәкләрендә белгечләр 16 яки 20 сәгатьлек күчмә тренинг-курслар үткәрә.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). КФУның Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү буенча ресурс үзәге җәйге мөселман лагерьлары өчен әйдаманнар әзерли. Бу хакта вуз матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда һәм республика төбәкләрендә белгечләр кыскартылган 16 яки 20 сәгатьлек күчмә тренинг-курслар үткәрә. Өч елда бу проект Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Балтач, Кукмара, Мөслим, шулай ук Уфа һәм Ульяновскида гамәлгә куелган.

  • 2018 елда 350 кеше курсларда белемен күтәргән. Аларның 150се мөселман гаиләләре балалары белән эшләү өчен махсуслаштырылган сертификатлар алган, ә 200 кеше ирекле тыңлаучылар сыйфатында белем алганнар. Курсларны дини белеме булган һәркем тыңлый ала.

Белгечләр курслар программасы елдан-ел камилләшә, анда яңа мәгълүмати блоклар, лекцияләр һәм практик дәресләр кертелүен билгеләп үтәләр.

Квалификация күтәрү курсларын “Байтик” балалар лагерында профильле сменалар оештыручы укытучылар үз тәҗрибәләрен кулланып төзегән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100