news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ ректоры югары уку йортларында белгечлек системасына кайтырга чакырды

Юридик кадрларны белгечлек программасы буенча әзерләргә кирәк, дип саный КФУ ректоры Ленар Сафин. Мондый фикерне ул II Казан халыкара юридик форумы барышында белдерде. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

«Бүгенге көндә Россиядә 500 гә якын юридик югары уку йорты бар. Бу классик университетлар да, махсуслаштырылган университетлар да. Ә филиаллары белән бу тагын меңгә якын. Һәм елына без 300 меңгә якын юрист чыгарабыз. Чагыштыру өчен: Советлар Союзында 30 юридик югары уку йорты булган, һәм елына 20 мең студент чыгарганнар», – диде ул.

«Минемчә, безгә юридик кадрлар әзерләүне сыйфатлы итеп үзгәртергә кирәк, - дип дәвам итте Ленар Сафин. - Бу миңа мөмкин кебек тоела, без моңа беренче адымнарны ясыйбыз инде, дөрес совет системабызга – белгечлеккә кайтырга кирәк. Бу, һичшиксез, сыйфатлы белем булачак, һәм ул безнең чыгарылыш укучыларының дәрәҗәсен күтәрәчәк».

КФУ ректоры сүзләренә караганда, бүгенге көндә юридик факультетка керүчеләр өчен математика буенча мәҗбүри имтихан турындагы идея дә карала. «Минемчә, математиканы аңлаган балалар, һичшиксез, юридик әзерлекнең сыйфатын гына күтәрәчәк. Тик бу минем фикер. Һәм ул, әлбәттә, бәхәсле», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100