Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУ ректоры урынбасары гомер озынлыгын арттыру галимнәр белән табибларга бәйле, дип саный
Р.Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшләнгән медицина фәннәрен үстерү программасы Татарстанга үлемнең югары күрсәткечләре проблемасын хәл итәргә ярдәм итә.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Гомер озынлыгын арттыру галимнәр белән табибларның җайга салынган эшенә бәйле, дип белдерә ректорның биомедицина юнәлеше буенча урынбасары, Казан федераль университетының Фудаменталь медицина һәм биология институты директоры Андрей Киясов.
«Рөстәм Миңнеханов медицина фәннәрен үстерү программасын эшләргә йөкләмә бирде. Күп нәрсә эшләнгән инде. Әмма тикшеренүләр һәм медицина фәннәре бердәм базасы кебек яңа эшләнмәләр кирәк. Без программаны 2-3 ай эшлибез, алга таба гамәлгә ашыра башлыйбыз. КФУ, КДМУ, КДМА тикшеренүләрен һәм табиблар мәгълүматларын бергә җыярга кирәк. Бергә эшләячәкбез һәм фәнне үстерәчәкбез, шул исәптән кеше гомере озынлыгын да арттырабыз», – дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.
- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына Юлламасында республиканың төп бурычларының берсе буларак кеше гомерен озайтуны билгеләде. Ул кан әйләнеше системасы һәм яман шеш авыруларыннан үлүчеләр санын киметүне йөкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз