news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ ректоры: Толстой елында лингвистика һәм әдәбият өлкәсендә премия бирелүен телибез

Татарстан Президенты 2018 елны Лев Толстой елы дип игълан итү турында указ имзалады.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). КФУ ректоры Илшат Гафуров Толстой елында лингвистика һәм әдәбият өлкәсендә премия гамәлгә куелачагына өметләнә. Бу хакта ул бүген Казан федераль университетында журналистларга хәбәр итте.

КФУның гыйльми советы киләсе елны язучы Лев Толстойга багышларга карар итте, дип искәртте Илшат Гафуров.

“Татарстан Президенты 2018 елны Лев Толстой елы дип игълан итү турында указ имзалады. Киләсе елга программа әзерләү өчен махсус эшлекле комиссия оештырылган. Бу эшнең нәтиҗәсе премия булыр дип уйлыйм. Без аның икәү булуын телибез - лингвистика һәм әдәбият өлкәсендә”, - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot