news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ ректоры Илшат Гафуров үзен татарча сөйләшергә Разил Вәлиев өйрәтүен әйтте

Ректор үзенең сөйләме өчен дә, хаталары өчен дә халык шагыйре сәбәпче икәнен әйтеп шаяртты.

КФУ ректоры Илшат Гафуров үзен татарча сөйләшергә Разил Вәлиев өйрәтүен әйтте
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең җиде томлык “Әсәрләр” китабы чыгуына багышланган әдәби кичә оештырылды. КФУ ректоры  Илшат Гафуров кичәдә үзен татар сөйләменә Разил Вәлиев өйрәтүен сөйләде. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Илшат Гафуров Разил Вәлиев белән 1995 елдан бирле таныш булуын әйтте. “Минем татарча сөйләмемдә хаталар булса, алар өчен гаепле кеше бар, ул – Разил абый. Күпме вакыт узып, шигырьләр, җырлар яза, халкыбыз аны бик тә ярата, ә ректорны татар теленә өйрәтә алмады”, - дип шаяртты ул.

Разил Вәлиев исә КФУ ректоры әйткән сүзләрне раслады. “Әйе, монда күпмедер хаклык бар. Әмма ләкин Илшат Гафуров бик матур итеп татарча сөйләшә. Без аның белән еш аралашабыз. Бүгенге көндә ул татар телен күпмедер дәрәҗәдә белә икән, шушы белгән дәрәҗәсенә дә аны мин өйрәттем”, - диде ул.

Шагыйрь, Илшат Гафуров тагын да ныграк татар телен өйрәнсен өчен, аңа җиде томлык “Әсәрләр” китабын бүләк итте. “Бу томлыкларны укып чыксагыз, Сездән дә татар телен яхшы белүче булмаячак”, - диде Разил Вәлиев.

Халык шагыйре журфакта ике ел гына укып калуын, соңыннан Мәскәүдә әдәбият институтында белем алуын сөйләде. “Минем әле калган ике елым бар, монда укып бетерәсе булыр", - дип шаяртты Разил Вәлиев. "Җиде томлыкны укыганда Госсоветка килгәндә көн саен ун битен сөйли барсам, Сезнең белән шул ике ел эчендә өйрәнербез”, - дип җавап бирде ректор.

“Вакыт табып, очрашуга килгән өчен рәхмәт, Ходай Тәгалә озын-озак гомер бирсен. Без әле тагын бер җиде томлык китапларыңны бергәләп тәкъдим итәрбез. Студентларга уңышлы гына укуларын тәмамлап, Разил абый кебек, бу бинада матур шигырьләр сөйләргә һәм халык язучысына лаек булуыгызны телим”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100