news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ ректоры 2017 елны математик Лобачевский елы дип игълан итте

Илшат Гафуров республиканың һәм Россиянең барлык уку йортларын бөек математикның 225 еллык юбилей чараларына кушылырга чакырды.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Бүген, 6 декабрьдә, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров 2017 елны бөек математик хөрмәтенә Лобачевский елы дип игълан итте. Бу хакта КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп үтик, әлеге уку йортын тәмамлаган, аннан 1827-1845 елларда Казан император университеты ректоры булган Николай Иванович Лобачевский 1792 елның 20 ноябрендә (яңа стиль белән 1 декабрьдә) туган. 2017 елда аның 225 еллыгы билгеләп үтеләчәк.

«Программада гамәлгә ашырылучы чаралар университетка гына түгел, ә республиканың барлык уку йортларына да, шулай ук федераль университетларга кагылышлы булырга тиеш. Илнең барлык математик җәмгыятьләренә бу билгеле исем. Бу эшкә безнең математиклар гына түгел, ә тарихчылар да кушылырга тиеш. Тәкъдимнәрне мин үзебезнең барлык математик бүлекчәләрдән көтәм. Лобачевский елын үткәрүдә җаваплы кеше итеп Дмитрий Таюрский (КФУ проекторы – Т-И иск.) билгеләнде», – диде Илшат Гафуров.

Сүз уңаеннан, бәйрәм чаралары инде башланды. Математиклар көнендә Лобачевскийның тууына 224 ел уңаеннан митинг булып үтте. КФУ ның Лобачевский исемен йөрткән лицееның 9«А» сыйныфы укучылары галимнең һәйкәленә чәчәкләр салды. Шул ук көнне математика буенча олимпиада узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100