Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУ ректораты утырышы узды
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов университет галимнәре эшчәнлегенә һәм КФУда икътисадның реаль секторы өчен кадрлар әзерләү программасына карата зур кызыксыну белдергән
(Казан, 10 август, “Татар-информ”). Казан федераль университетының чираттагы ректорат утырышы узды. Аны ректор Илшат Гафуров алып барды.
Утырышта фәнни эшчәнлек буенча проректор Данис Нургалиев КФУ вәкилләренең ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан “Информацион технологияләрне җитештерүгә кертү” темасына уздырылган семинарда катнашуы турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, министр Равил Зарипов университет галимнәре эшчәнлегенә һәм КФУда икътисадның реаль секторы өчен кадрлар әзерләү программасына карата зур кызыксыну белдергән. Д.Нургалиев шулай ук РФ Хөкүмәте Карары кысаларында яңа фәнни-тикшеренү проектларын тормышка ашыру турындагы мәгълүматны җиткерде.
Ректорат утырышында шулай ук финанс эшчәнлеге буенча проректор Рәисә Муллакаева ТР Президент карамагындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясен КФУга кушу нәтиҗәләре буенча хисап тотты. Хәзерге вакытта укучыларын Казан университетында дәвам итәргә теләгән студентларның исемлеген төзү белән мәшгульләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз