news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ проректоры Екатерина Турилова: Казан федераль университетында белгечлекләр бик күп

КФУ проректоры Екатерина Турилова: Казан федераль университетында белгечлекләр бик күп
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Казан (Идел буе) федераль университетының Мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Екатерина Турилова вуздагы кабул итү кампаниясенең нечкәлекләрен сөйләде. Бу хакта ул бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингтагы чыгышы вакытында белдерде. Брифинг эшендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да катнашты.

«Быел безнең университетка 7659 студент кабул итү мөмкинлеге бирелгән. Бу узган елгы сан белән чагыштырганда 160ка күбрәк. Әлбәттә, Казан федераль университетында белгечлекләр бик күп. Шулай Яр Чаллыда һәм Алабугада да филиалларыбыз бар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әле абитуриентлардан гаризалар кабул итү кампаниясе башлануга 10 көн генә үтсә дә – 42 меңнән артык гариза кабул иткәнбез укырга керергә теләүчеләрдән. Бу сан бюджет һәм түләүле урыннарны кушып алганда. Университетка онлайн рәвештә генә дә документлар тапшырып булса да, абитурентлар һәм ата-аналар күпләп килә», – дип сөйләде ул.

Шулай ук Турилова, университетта белем бирүдәге топ юнәлешләрне атады. «Педагогик, җир, биологик фәннәр, математик, информатик һәм механик юнәлешләр популяр – топ булып кала. Быел бездә 70тән артык яңа бакалавриат һәм магистратура программалары гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, фәлсәфә фәне буенча «Дизайнер-тормыш мәгънәләрен эшләүче» дип аталган магистрлык программасы да бар хәтта ки», – дип ассызыклады проректор.

Спикер, берничә ел инде университет бердәм дәүләт имтиханын йөз баллга тапшыручыларга бер тапкыр бирелә торган түләү булуын да билгеләде Моннан тыш, Бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар югары уку йортына профильле юнәлеш буенча кергәндә бирелә торган имтиханнардан башка гына да керә алалар.

Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot