news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры Юрий Переведенцев: Әбиләр чуагы сентябрь уртасында киләчәк

Галим сүзләренчә, әбиләр чуагы берничә тапкыр кабатланырга мөмкин.

КФУ профессоры Юрий Переведенцев: Әбиләр чуагы сентябрь уртасында киләчәк
архив/Михаил Захаров

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Әбиләр чуагы Татарстанга соңрак – салкыннардан һәм яңгырлардан соң, сентябрь уртасында киләчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

“Республикада берничә көн дәвамында булган җылы һәм кояшлы һава торышы салкын җәйнең үзенчәлекле дәвамы булып тора. Тик моннан соң, һичшиксез, “күчеш” булачак — атмосфера фронтлары, циклоннар һәм салкыннар киләчәк. Шуннан соң без температураның янәдән күтәрелүен күзәтә алачакбыз. Бу инде классик әбиләр чуагы булачак”, - диде профессор.

Татарстанда әбиләр чуагы вакытында коры һәм җылы һава торышы булачак. “Гадәттә, 20-25 градуска кадәр җылы һава торышы була. Бу вакыт сентябрь урталарыннан билгеләнә һәм ике көннән алып ике атнага кадәр, ә кайчагында бер айга кадәр сузыла”, - диде ул.

“Әбиләр чуагы чоры даими түгел һәм ул берничә тапкыр булырга мөмкин, шуңа күрә көзен яхшы һәм җылы һава торышы берничә тапкыр кабатлана ала”, - диде Юрий Переведенцев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100