news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры: Ясалма фәһем югары квалификацияле белгечне алмаштыра алмый

КФУ профессоры: Ясалма фәһем югары квалификацияле белгечне алмаштыра алмый
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

КФУ профессоры, яңа оешкан Ясалма фәһем, робототехника һәм системалы инженерия институты директоры Дмитрий Чикрин аңлатканча, ясалма фәһем түбән һәм урта квалификацияле белгечләрне генә алмаштыра ала.

«Ясалма фәһем өлкәсендә эшләүче белгечләргә карата ике әйбер билгеле. Беренчедән, киләсе 2-5 елда ясалма фәһем түбән һәм урта квалификацияле белгечләрне алмаштыра ала. Югары дәрәҗәдәге белгечләрне алмаштыру бик авыр. Кешенең тәҗрибәсе бар, ул тирә-юньдә булганны аңлый һәм интуитив тоемлау бар. Заманча машиналар моны кабатлый алмый», – дип сөйләде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Аның сүзләренчә, киләсе 15-20 елда югары категорияле белгечләрне робот алмаштыра алу куркынычы юк. Ул моның нәрсә белән бәйле булуын да аңлатты.

«Моның гади сәбәбе бар. Бу – энергия. Мәсәлән, фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә җитү өчен (әле бу иң югары квалификация түбән) хәзерге системаларга ике тәртипкә алга китәргә кирәк. Моның өчен энергияне арттыру кирәк. Хәзерге вакытта дөньядагы барлык атом станцияләре бергә ул дәрәҗәдә энергияне арттыру мөмкинлеген бирә алмый. Робот югары квалификацияле булсын өчен энергетик проблемаларны хәл итәргә кирәк», – дип аңлатты ул.

Профессор сүзләренчә, кешелек акыллы ярдәмчеләр чорына керә. Роботлаштыру беренче чиратта эшче профессияләргә кагыла, ди ул.

«Роботлар кешедән акыллырак түгел. Тик кешеләр алар булдыра алганның чиген узарга тиеш. Кешенең интеллектын арттырырга тиешбез», – дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100