news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры Яңа ел табынына грейпфрут һәм газлы сулар куймаска киңәш итте

Газлы су эчкәннән соң ашказаны авыртырга, ә цитруслы җимеш даруларның икенчел тәэсирләре куркынычын арттырырга мөмкин.

КФУ профессоры Яңа ел табынына грейпфрут һәм газлы сулар куймаска киңәш итте

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). КФУның Бутлеров исемендәге Химия институтының аналитик химия кафедрасы профессоры Герман Будников Яңа ел табынына куярга ярамаган ризыкларны атады.

Кремль курантлары сукканда теләк теләү һәм шампан шәрабы эчү кабул ителгән. Профессор әйтүенчә, бераз гына кызыл шәраб эчү организм өчен файдалы.

«Галимнәр көненә бер бокал кызыл шәраб эчүнең файдалы икәнен ачыклаган, чөнки бу эчемлектә антиоксидантлар һәм таниннар бар», — диде химик һәм алкогольне күп эчмәскә өндәде.

Бәйрәмгә кичке аш әзерләгәндә кайбер ризыклардан баш тартырга кирәк — алар арасында газлы баллы сулар да бар. Чөнки углекислый газ куыкчыклары лайлары тышчаларны ярсыта һәм ашказаны-эчәклек тракты авыруларын кискенләштерергә мөмкин.

Табын корганда грейпфрут та кулланмау хәерле. Ул күзәнәкләрдән зарарлы кушылмалар бүлеп чыгаруы өчен җавап бирә торган мөһим фермент — P-гликопротеин эшчәнлеген начарайта. Грейпфрут бигрәк тә дару эчүчеләргә зыянлы — ул препаратларның икенчел тәэсирләре куркынычын арттырырга һәм башка даруларның нәтиҗәсен киметергә сәләтле.

Калган җиләк-җимешләр: алма, груша, банан, апельсин, мандарин һәм виноград өстәлдә булырга тиеш, әмма аларны төп ризыклардан аерым ашарга кирәк, чөнки алар эчү процессы китереп чыгарырга мөмкин.

«Майонезны аз салганда оливье, тун астында балык кебек Яңа ел салатлары да зыянлы түгел», — диде галим.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100