news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры тропик яңгырларның Казанга киләчәкме икәнен әйтте

Казанда көчле кар яву Урта диңгез ягыннан көньяк циклонның килүе белән аңлатыла. Бу циклон үзе белән кар һәм бозлы яңгыр рәвешендә мул явым-төшем алып килде, ләкин стихиянең төп өлеше Россиянең Европа өлешендәге көнбатыш районнарына туры килде. Бу хакта «Татар-информ»га география фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Беренче чиратта Мәскәүгә, Мәскәү өлкәсенә эләкте. Бу һава торышы Түбән Новгород өлкәсенә дә барып җиткән, анда да бозлы яңгыр яуган, электр чыбыкларын өзгән, кешеләр утсыз калган. Казанга якын арада бозлы яңгыр килмәячәк. Хәзер без Себер антициклонының көнбатыш перифериясе йогынтысында торабыз, шуңа күрә бездә һава торышы бик яхшы. Антициклон көнчыгышка китә, ләкин аның тенденцияләре Идел буенда әле саклана», - дип аңлатты галим.

Агентлык әңгәмәдәше өстәп әйткәнчә, бозлы яңгыр елның салкын вакытында җылы һава массаларының (мисал өчен, Урта диңгездән) һәм яңгыр явуы күзәтелә. Яңгыр тамчылары җиргә якынлашкач, туңалар.

Федераль массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, кичә Мәскәүдә тропик яңгыр явып узган һәм карның шактый өлешен эреткән. Бүген явым-төшемнәр дәвам итә. Начар һава торышы сәбәпле, аварияләр күп булган.

Кичә көчле җил һәм явым-төшем күп булу сәбәпле, Казан аэропорты вакытлычы ябылды, Татарстанда федераль трассалар буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнгән булып чыкты. Һава торышы яхшыга үзгәрде, хәзер чикләүләр бетерелде.

«Бездә антициклон урнашты, шуңа күрә бозлы яңгыр көтәргә кирәкми», - дип йомгаклады Переведенцев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100