news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ профессоры: Төньяк Атлантика циклоны Татарстанга аномаль җылылык алып килә

КФУ профессоры: Төньяк Атлантика циклоны Татарстанга аномаль җылылык алып килә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Алдагы ялларда Төньяк Атлантика циклоны Татарстанга аномаль җылылык алып киләчәк. Әмма кыска вакытка гына җылытып алачак, инде киләсе атна башында ук салкыннар кире әйләнеп кайтачак. Бүген КФУ профессоры Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Бу айның үзенчәлеге беренче декадада уртача тәүлеклек температураның 18,7 градус (климатик норма буенча -10-11 градус) тәшкил итүенә кайтып кала. Беренче декада бик салкын булды. Раштуа салкыннары үзен күрсәтте, ә Крещение салкыннары булмаячак. Алдагы көннәрдә Казанда җылы булачак, шимбә көндез +1 градуска кадәр җылыта», - диде ул.

Әмма кыска вакытка гына җылытып алачак. Инде алдагы дүшәмбедә үк безнең төбәккә Европадан чираттагы антициклон килә. Температура түбәнәя, кояш чыга, явым-төшем көтелми. Россия Гидрометеоүзәгенең якынча фаразлары буенча, дүшәмбе һәм сишәмбе көндезге сәгатьләрдә Казанда һава температурасы -16 һәм -15 градус тәшкил итәчәк.

Искәртеп узабыз, 19 гыйнварда Татарстанда һава торышының кисәк начараюы аркасында кисәтү игълан ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot