news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры Татарстанда алдагы көннәрдә һава торышы җылыначагын әйтте

КФУ профессоры Татарстанда алдагы көннәрдә һава торышы җылыначагын әйтте
Фото: © "Татар-информ"

Кисәк суытып җибәргәннән соң бу атнада Татарстанда янә җылыта башлаячак. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев шулай дип белдерде. Бу хакта югары уку йортының медиапорталы хәбәр итә.

Галим сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада һава температурасы климатик нормадан 3-5 градуска түбәнрәк. Моның сәбәбе – көнбатыштан килүче циклоннар һәм атмосфера фронтлары.

«Эссе көннәрдән соң циклоннар килү Россиянең кайбер төбәкләрендә көчле явым-төшемнәргә сәбәп булды. Безгә бу яктан бәхет елмайды: циклоннар алай сизелерлек түгел, шуңа күрә бернинди катаклизмнар да күзәтелми, явым-төшем аз», - диде Переведенцев.

Шулай да, аның сүзләренчә, 29 августта Татарстанда җылыта башлый, һава температурасы +18 градус, 30 августта +20 градус, айның соңгы көнендә +21 градус тәшкил итәчәк.

«Август ахыры – сентябрь башында һава торышын антициклон билгеләр дип көтелә, шуңа күрә температура фоны күтәреләчәк. Температура күрсәткечләре климатик нормага якынаячак», - дип фаразлый синоптик.

Шул ук вакытта, Татарстанда җәйнең соңгы көне коры һәм җылы була. Республика халкын Белем көнендә дә шундый ук һава торышы көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100