Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУ профессоры татарларның мөселман мигрантларга түземлерәк булуын әйтте
“Мөселман мигрантлар да татар халкына толерантрак карашта”, - диде Раил Фәхретдинов халыкара ворк-шоп чарасында.
(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Раил Фәхретдинов татарлар мөселман мигрантларга карата түземлерәк мөнәсәбәттә дип исәпли. Бу фикерен Казан федераль университетының төбәкне өйрәнү һәм Евразия тикшеренүләре кафедрасы мөдире, профессор Раил Фәхретдинов “Гуманитар һәм иҗтимагый фәннәрдә конфликтларны тикшеренү” темасына халыкара ворк-шопта әйтте.
Раил Фәхретдинов чыгышында мөселман мигрантларның адаптациясе һәм интеграция проблемасы турында сөйләде. Ул төрле социаль төркемнәрдәге мигрантларның милләтара низагларга керүгә әзерлеген ачыклауга һәм милләтара киеренкелекне киметүгә юнәлгән тикшерү үткәрелгәнен әйтте. Галим сүзләренчә, мигрантлар җиңел, уртача яраклаша һәм яраклаша алмаучылар төркемнәренә бүленә.
“Нәтиҗәләргә анализ ясагач, татар һәм рус милләте вәкилләрендә толерантлык сыйфатлары, мөселман мигрантларына караганда, бераз югарырак булуы ачыкланды. Шул ук вакытта, татарларның да мөселман мигрантларга карата түземле мөнәсәбәте берникадәр югарырак. Бу аларның мөселман булуы белән бәйледер. Мөселман мигрантларының да татар халкына карата карашында толерантлык күбрәк”, - диде Раил Фәхретдинов.
- Тикшеренүнең конкрет ысуллары итеп милләтара һәм конфессияара конфликтлар килеп чыгу куркынычын бәяләргә мөмкинлек бирүче махсус методика эшләнгән. Тикшеренүдә барлыгы 1 меңнән артык кеше катнашкан. Аларның яше 18 дән алып 30 га кадәр. БДБ төбәкләреннән 557 кеше, рус һәм татар милләтләреннән 417 вәкил һәм 78 кеше башка милләтләрдән.
Профессор мигрантлар һәм кабул итүче як арасында мөнәсәбәтләр камил булмавына игътибарны юнәлтте. Мөселман мигрантларның адаптациясе буенча адреслы программалар эшләүгә, милләтара, конфессияара низаглар килеп чыгу куркынычын ачыклау буенча заманча концепцияләр булмавын әйтте. “Безнең мигрантларга мөнәсәбәт бик үк позитив түгел. Шуңа алар моны сизеп, нәфрәтләре туа”, - ди Раил Фәхретдинов.
- Профессор сүзләренчә, бүген Татарстанда 70 меңнән артык мигрант яши. БДБ мөселман илләреннән мигрантларның рәсми саны 40 меңнән артык. Алар чынлыкта 50 меңнән артык дип фаразлана. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 20 процентка арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз