news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры: Россия предприятиеләре эшчәнлегенә роботлаштыруны кертүнең өч юнәлеше бар

КФУ профессоры: Россия предприятиеләре эшчәнлегенә роботлаштыруны кертүнең өч юнәлеше бар
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

КФУда яңа оешкан Ясалма фәһем, робототехника һәм системалы инженерия институты директоры, техник фәннәр докторы, профессор Дмитрий Чикрин аңлатканча, Россиядә предприятиеләр эшчәнлегенә роботлаштыруны кертүнең ким дигәндә өч юнәлеше бар. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

Аның сүзләренчә, беренче чиратта яңа техника булдыру түгел, ә инде булган техниканы автоматлаштыру мәсьәләсе тора.

«Бер роботлаштырылган үзбушаткыч кеше белән идарә ителә торган 1,5 машинаны алмаштыра ала, чөнки аның смена алмаштырырга барасы юк, ягулык салу станциясендә торырга һәм башка йөртүчеләр белән аралашырга кирәкми. Ул ягулыкны экономияләү мәсьәләләрендә дә эффектив. Димәк, беренчесе – булган техниканы яңадан җиһазландыру», - дип сөйләде ул.

Икенчесе – яңа техника җитештерүне арттыру. Чит ил техникасын күргәч, миндә: «Ә «КАМАЗ» нәрсәсе белән начаррак?» – дигән сорау туа. Берни белән дә начар түгел. Кешеләрдә әле дә чит ил техникасын сатып алуга сәер омтылыш бар. Бары тик безнең техниканы гына сатып алырга кирәк, шул чакта ул тиз үсеш алачак», – дип саный институт директоры.

Өченче юнәлеш итеп ул цехта мастер янында хәрәкәт итүче һәм аның барлык күрсәтмәләрен үтәүче мобиль платформаларны куллануны атады. «Бу бик зур потенциал. Бу робототехниканың киләчәге һәм нәкъ менә аларны гамәлгә кертергә кирәк», – дип нәтиҗә ясады профессор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100