Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУ профессоры: Ноябрьдә Казанда һава температурасы нормадан югары була
30 октябрь - 1 ноябрь көннәрендә Казанда һава температурасы 0 градустан төшәргә һәм беренче кар ятарга мөмкин.
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Ноябрьдә Татарстан башкаласында уртача һава температурасы нормадан бераз югары булачак.
«Казанда уртача айлык температура норма буенча гадәттә -4,5 градус була. Әмма киләсе айда ул нормадан бераз югары, ә явым-төшем нормадан түбән, дип фаразлана. Шәһәрдә норма буенча явым-төшем 44-50 мм булырга тиеш. Гадәттә мондый озак вакытка фаразлар 60-70 процентка аклана», — диде профессор, Казан университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.
Казан университеты профессоры сүзләренчә, ноябрь — ул кыш алды. Климат нормалары буенча 30 октябрь — 1 ноябрь чикләрендә Казанда һава температурасы 0 градустан төшәргә һәм беренче кар ятарга мөмкин.
Якынча 19-21 ноябрьдә һава температурасы -5 градустан төшә һәм кар катламы ята. Антициклон сәбәпле, бу көздә шәһәрдә һава температурасы 0 градустан соңарып төшәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз