news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры май аенда Казанда һава торышына фаразларын әйтте

Быел Казанда гыйнвар, февраль һәм март айларында һава температурасы нормадан шактый югары булды.

КФУ профессоры май аенда Казанда һава торышына фаразларын әйтте
Илнар Төхбәтов

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Май аенда Казанда һава температурасы нормага якын булачак. Бу хакта «Татар-информ»га бүген КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Май аенда Татарстан башкаласында уртача айлык температура норма буенча 13,5 градус тәшкил итәчәк, ә уртача айлык явым-төшем нормасы 39 миллиметр була. Россия Гидрометеорология идарәсе башлангыч фаразларына караганда, башкалада май аенда температура нормага якын булачак», — диде спикер. 

Әңгәмәдәш шулай ук быел Казанда гыйнвар, февраль һәм март айларында һава температурасы нормадан шактый югары иде, диде. Әлеге нормалар 30 ел эчендә — 1981 елдан 2010 елга кадәр исәпләп чыгарылган. Шунысы кызык, соңгы вакытта һәр ел алдагы елдан бераз җылырак була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100