news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры май бәйрәмнәрендә Казандагы һава торышы турында сөйләде

КФУ профессоры май бәйрәмнәрендә Казандагы һава торышы турында сөйләде
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Май бәйрәмнәренең беренче яртысында Татарстан башкаласында сизелерлек салкынайта. Әмма көчле яңгырлар әлегә көтелми. Бу хакта КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«27 апрельдә Казанда җылы булачак, чөнки без Атлантик циклонның җылы секторына эләгәбез. Әмма аннары 5 майга кадәр температура төшәчәк. Якындагы пентада нормадан 4 градуска җылырак була, ә якындагы декадада температура климатик нормага туры килә. Май бәйрәмнәренең беренче яртысында эссе һава торышы булмаячак, агым төньяктан була, безнең өчен Арктика ачыла», - диде КФУ профессоры.

Россия Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразы буенча, 1 майда көндез Казанда +17..+18 градуска кадәр җылытачак, аязучан болытлы һава була. Бу көнне шәһәрдә уртача тәүлеклек температура климатик нормага туры килә, ул хәзер 8,5 - 9 градус тәшкил итә. 2 майда Казанда көндез һава температурасы +15 градуска кадәр, аязучан болытлы һава, бераз яңгыр яварга мөмкин.

Юрий Переведенцев май бәйрәмнәренең беренче яртысы салкынча була, дип өстәде, ләкин 9 майга Казанда җылы булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100