news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры Ләйлә Минһаҗева Төркиядә Халыкара конгресста катнашкан

КФУ профессоры Ләйлә Минһаҗева Төркиядә Халыкара конгресста катнашкан
Ләйлә Минһаҗева

11-14 октябрьдә Төркиянең башкаласы Анкарада Төрки дөнья социаль фәннәр буенча 21 нче Халыкара конгресс үтте. Әлеге дөньякүләм чарада Казан федераль университеты галиме, профессор Ләйлә Минһаҗева да катнашкан.

«Доклад темам татар тарихы, үткәне белән бәйле иде. «Үткәннәр образы: белем чыганагы буларак әдәбият һәм сәнгать мирасы» – күпләрдә кызыксыну уятты. Алдагы эзләнүләргә юнәлеш бирде», – диде галимә «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Конгресста Төркия, Татарстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан, Төньяк Македония һәм башка илләрдән катнашучылар җыелган. Конгресста өч көн эчендә җиде параллель секция – өч офлайн һәм дүрт онлайн режимда секцияләр эшләгән. 160тан артык доклад тәкъдим ителгән.

«Конгресс программасының мөһим өлеше мәгариф һәм тәрбия, медицина, икътисад проблемаларына багышланган иде. Конгресста катнашучылар мәгариф өлкәсендә белем компонентын ныгыту, мәгариф һәм тәрбия өчен эш программалары, мәгариф эшенең сыйфатын бәяләү, мәгариф һәм тәрбия мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Докладчылар белем бирү юнәлешендә тәрбия мәсьәләләрен дә куллану идеяләрен тәкъдим итте һәм тәкъдимнәр исемлеген дә төзеделәр», – диде Ләйлә Минһаҗева.

  • Конгрессның иганәчеләре: Халыкара Төркия Социаль Фәннәр Конгрессы (UTDSBK), ТÜРКМЕР Гамәли һәм Тикшеренү Үзәге, Гази Университеты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100