news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ профессоры: Киләсе елларда Татарстанда кыш суык булмаска мөмкин

“Әгәр кыш җылы булса, бозлы яңгырлар явуы ихтимал”, - ди Юрий Переведенцев.

КФУ профессоры: Киләсе елларда Татарстанда кыш суык булмаска мөмкин
архив/Рамиль Гали, Султан Исхаков

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев соңгы елларда суык кыш Татарстанга сирәк килүен искәртеп узды һәм киләсе елларда ул булмаска да мөмкин, дигән фараз ясады. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Мин фаразлар әйтә алам. Киләсе елларда суык кыш булмаска да мөмкин. Бу бик сирәк вакыйга, чөнки соңгы елларда салкын кыш күзәтелгәне булмады. Җәйге чор белән чагыштырганда кыш көне температураның күтәрелү тизлеге югарырак. Әгәр кыш җылы булса, бозлы яңгырлар яварга мөмкин”, - диде ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot