Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУ профессоры кичәге температура рекордын һәм кисәк суытуны аңлатты
Метеорология шартларының кисәк үзгәрүе һәм яңа температура рекорды турында КФУ белгече, метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев сөйләгән. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичәге рекорд ике фактор йогынтысында барлыкка килгән: аяз һава торышы һәм күп күләмдә кояш радиация белән тәэмин итеп, көньяктан антициклон тәэсир иткән, ә төньяктан циклон төшкән, шуңа күрә төбәк җылы секторда калган. Шуның аркасында июльдәгечә бик җылы һава торышы булган.
Шулай ук Юрий Переведенцев пәнҗешәмбе төнендә һава температурасы 2-7 градуска кадәр төшәчәге, урыны белән яңгыр явачагы турында да әйтте. Көндез һава температурасы 6-11 градус була, төньяк-көнбатыштан секундына 14 метр тизлектә көчле җил булачак.
Аның сүзләренчә, температураның болай кисәк төшүе төньяк Атлантика циклоны һәм поляр һава килүгә бәйле һәм бу җәйге һава торышыннан тиз арада көзге һава торышына күчеш китереп чыгарган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз