news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры Казанга җылы көннәр һәм яз кайчан киләчәге хакында сөйләде

КФУ профессоры Казанга җылы көннәр һәм яз кайчан киләчәге хакында сөйләде
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Казанда алдагы көннәрдә суытачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, һава температурасының -27..-21 градуска кадәр түбәнәюе көтелә.

Моның сәбәбе – Арктикадан салкын һава үтеп керүен тәэмин итәчәк антициклон. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев шулай дип белдерде.

Спикер сүзләренчә, җомга, 16 февраль һәм шимбә, 17 февраль – иң салкын көннәр. Алга таба җылыта башлаячак, чөнки республикага Атлантик циклон килә.

Салкынайтып алганнан соң, температура күтәрелә башлаячак, әмма Переведенцев буран чыгу, бозлы яңгыр яву ихтималы хакында да кисәтте.

Аның фаразлавынча, «чын яз» якынча 30 март – 3 апрельдә киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100