news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ профессоры Казанга җәйге җылылык кайчан кайтачагы турында сөйләде

Бүген ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территориясендә яшенле һәм көчле яңгырлар сәбәпле һава шартларының начараюы турында кисәтү бастырды. Әмма республикада начар метеорологик күренешләр озак дәвам итмәячәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

«Быел климатик җәй безгә үз вакытында - 30 майда килде. Әмма 7 һәм 8 июньдә суытачак, чөнки циклон тылында торабыз. Бездә атмосфера фронтлары белән циклон формалашты. Төп күңелсезлекләр бездә түгел, ә төньяк-көнчыгышта, Пермь краенда күзәтелә», - дип аңлатты метеоролог.

«Бу кыска вакытлы хәлләр. Пәнҗешәмбе көннән барысы да җайга салыначак, һава торышы, чыннан да, җәйге булачак. Көндезге температура 20-22, ә төнлә-12-13 градус көтелә, бу нормаль җәйге температура», - дип ышандырды агентлык әңгәмәдәше.

Казан университеты вәкиле Татарстан башкаласында якындагы декадада температура климатик нормадан бераз түбәнрәк булачак, диде. Фараз нигезендә, 7 һәм 8 июньдә шәһәрдә явым-төшем көтелә. Әмма алар урыны белән булачак. Хәзер республика башкаласы көнчыгышка китә торган циклонның тыл өлешендә урнашкан, дип тәмамлады Переведенцев.

news_right_1
news_right_2
news_bot