Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУ профессоры Казанда салкын һава торышы күпме сакланачагын әйтте
Киләсе көннәрдә көнлек температура нормадан дүрт градуска түбән булачак.
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Алдагы ике көндә Татарстанда салкын һава торышы булачак. Бу хакта «Татар-информ»га профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтте.
«Салкыннар озак һәм әллә ни сизелерлек булмаячак. Якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә суытачак. Бу ике көндә коры һава торышы булачак, әмма төньяктан исә торган җил сәбәпле, безнең территориядән салкын фронт уза. Көндез 20, төнлә 9-10 градус җылы булачак. Шулай итеп, көнлек температура нормадан дүрт градуска түбән булачак. Хәзер уртача көнлек температура 19 градус, ә ай ахырына норма буенча ул 20 градуска күтәрелә», — диде ул.
Спикер әйтүенә, сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә Казанда җылыта башлаячак. 23 июньдә иң югары температура 23, ә 24 июньдә 24 градус булачак. Бу шимбәдә, 20 июньдә көндез 25 градус җылы булачак, урыны белән явым-төшемнәр көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, 20 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булачак, боз явуы ихтимал. Төнлә һава температурасы 7-12 градус, ә көндез 22-27 градус җылы булачак.
21 июньдә шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә бераз яңгыр явачак, кич яшен булачак, көндез явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һава температурасы 7-12, көндез 18-23 градус җылы булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз