news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры Казанда киләсе ун көндә булачак һава торышы турында сөйләде

Киләсе ун көндә Казанда һава температурасы нормадан дүрт градуска югарырак булыр дип фаразлана. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев бу хакта «Татар-информ» агентлыгына сөйләде.

«Хәзер без төньяк-көнбатыш циклонының җылы секторында. Аның үзәге Балтыйк диңгезе районында урнашкан. Шуңа да шундый җылы һава торышы урнашты. Хәзер шактый җылы, Казанда температура климатик нормадан өч-дүрт градуска югары», - диде ул.

Ул әле күптән түгел генә, ай башында, шәһәрдә уртача тәүлеклек температура климатик нормадан түбән булуын искә төшерде. Бу атнада салкын аномалиядән җылыга күчү сизелә башлады.

«Якындагы ялларда җылы һава торышы сакланачак. Көньяк-көнчыгыш агымнары көтелә. Явым-төшем булмас, көнчыгыштан антициклон килә. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Казан халкын уңайлы язгы һава торышы көтә», - дип билгеләп үтте Переведенцев.

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, алдагы шимбә көнне Казанда термометр баганасы +9 градуска кадәр, ә якшәмбе көнне +11 градуска кадәр күтәреләчәк. Дүшәмбе көнне көндезге сәгатьләрдә һава 14 градуска кадәр җылыныр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100