news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры Казанда кар яву кайчан туктаячагын әйтте

Көчле кар яву көньяк циклон белән бәйле, ә Татарстан башкаласы аның үзәгендә урнашкан.

КФУ профессоры Казанда кар яву кайчан туктаячагын әйтте
Рамиль Гали/архив

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Казанда күп итеп кар яву инде иртәгә туктаячак. Температура уңай булганга, юеш кар тиз эриячәк. Бу хакта КФУның Экология һәм табигатьне файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сөйләде.

«Күп итеп кар яву Татарстан башкаласы үзәгендә урнашкан көньяк циклон һәм атмосфера фронтлары белән бәйле. Моннан тыш, атмосфера басымы кискен кимүе дә хәлне катлауландыра. Иртәгә явым-төшем көтелми», - дип билгеләп үтте профессор.

Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, 25 мартта көндез Казанда +2 градуска кадәр җылы булуы көтелә, төнлә исә -2 градус салкын була.

Иртәгә, 26 мартта, көндез +4 градус һәм төнлә нуль градус көтелә.

Шулай ук бүген кич белән һәм 26 мартта төнлә Татарстан территориясендә һәм республика башкаласында урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитә торган көчле җил һәм кыска вакытлы буран көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәрендә әйтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100