Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУ профессоры Казанда әбиләр чуагы төгәлләнү вакытын фаразлады
18 октябрьдән башлап температура төшү һәм явым-төшемнәр көтелә.
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). 18 октябрьдән соң Казанда температура төшү һәм явым-төшемнәр фаразлана. Бу хакта КФУның Экология һәм табигатьне файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтте.
Профессор әйтүенчә, Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, алдагы көннәрдә Казанда уңайлы, октябрь өчен гадәти булмаган һава торышы сакланачак. Бу атнада иң җылы көн чәршәмбе булачак: төнлә һава температурасы 7, ә көндез 18 градуска кадәр җылыначак.
«Бездә элеккечә антициклон хакимлек итә. Без аның көнбатыш өлешендә, агымдагы ай өчен югары төнге температуралар югары булган уңайлы һава торышы күзәтелә. Шулай ук көньяк җилләре дә тәэсир итә», — диде Юрий Переведенцев.
Аның сүзләренчә, бу атнада уртача тәүлеклек температуралар климатик нормадан ике тапкырга югарырак булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз