news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры: Казанда бер тәүлектә айлык норманың 15 проценты чамасы яңгыр явачак

Салкын атмосфера фронты Татарстан башкаласында ике көн булачак.

КФУ профессоры: Казанда бер тәүлектә айлык норманың 15 проценты чамасы яңгыр явачак
Михаил Захаров

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Алдагы төндә салкын атмосфера фронты Казанга салкын һәм көчле яңгыр алып килә. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Атмосфера фронтлары узу сәбәпле, явым-төшем шактый булыр дип көтелә. РФ Гидрометеорология һәм әйләнә — тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, җомгадан шимбәгә каршы төндә, шулай ук шимбә көнне көндез шәһәргә 9 миллиметрдан артык явым-төшем булуы көтелә, ә бу айлык норманың алтыдан бер өлеше диярлек», — диде әңгәмәдәш.

Август аенда Казанда явым-төшем нормасы 60 миллиметр тәшкил итә. Әмма айның беренче яртысында ук айлык норманың 150 проценты күләмендә явым-төшем булды. Ике тәүлек эчендә — 13 һәм 14 августта — Татарстан башкаласында явым-төшем 30 миллиметр булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100