Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУ профессоры Казанда һава торышының начараюы турында кисәтте
Татарстан башкаласында салкын көннәр дүрт көн дәвам итәчәк.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бу көннәрдә Казанда һава торышы сизелерлек бозылачак. Ял көннәрендә үк шәһәрдә салкын була, кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.
«Без циклонның арткы өлешенә эләгәчәкбез, ул төньяк җил алып киләчәк. Һава торышы тотрыксыз булачак, ә температура нормадан түбәнрәк төшәчәк. Хәзер Казанда уртача тәүлеклек температурасы 10-11 градусны тәшкил итә. Ял көннәрендә һава температурасы нормадан 1-2 градуска түбән булачак», — дип билгеләп үтте ул.
РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда якшәмбе һәм дүшәмбе көнне Татарстан башкаласында һава температурасы көндез 11 градус, ә төнлә - 5-6 градус җылы булачак. Сишәмбе, 22 сентябрьдә, көндезге сәгатьләрдә һава 13 градуска кадәр җылыначак, болытлы булачак. 24 сентябрьдә, көндез 19 градуска кадәр җылылык көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз