news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры июль аена алдан ясалган һава торышы фаразын кире какты

Россиянең Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең озак вакытка төзелгән фаразына караганда, июль аенда Татарстан башкаласында салкынча булачак. Бу фаразны бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев кире какты.

«Гидромет июль аена климат нормасыннан түбәнрәк фараз бирә. Бу фаразда шикләнә алам, чөнки төньяк-көнбатыштан циклоннар еш килүе һәм Арктика йогынтысы көтелә. Тик бездә ул май аенда булды инде, шуңа күрә июль аенда кабатланмаска тиеш. Температура фоны югары булыр дип өметләнәбез», – диде Переведенцев.

Июль – җәйнең иң биек ноктасы, бу вакытта уртача айлык температура иң югары күрсәткеченә – 20 градуска җитә, дип өстәде ул. Ә 2010 елда Казанда ул 28 градуска күтәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100