Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУ профессоры июль аена һава торышын фаразлады
Казанда июль аенда уртача айлык температура нормасы 20,2 градус тәшкил итә.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Июль аена РФ Гидрометеорология идарәсенең төзәтмәләр кертелгән фаразына караганда, Казанда уртача температура нормадан 1-2 градуска югарырак булачак. Ике ай дәвамында шәһәрдә корылык саклана. Бу хакта «Татар-информ»га профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.
«Температура фоны нормадан 1-2 градуска артып китәчәк. Казанда июль аенда уртача айлык норма 20,2 градус тәшкил итә. Шәһәргә айлык явым-төшем нормасының 80 проценттан кимрәк явуы фаразлана, ул 67 мм тәшкил итәчәк», - диде ул.
Спикер билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласында җәйнең икенче ае коры һәм эссе булырга охшаган. Шулай итеп, бу аномаль эсселек белән исәп буенча өченче ай булачак — майның икенче яртысыннан ук югары температуралар күзәтелеп килде.
«Июль - елның иң кызу ае. Катаклизмнар – яңгыр, яшен, шкваллар, үлем-китем булырга мөмкин. Хәзер конвектив тотрыксызлык бик нык үсеш алган, авыр нәтиҗәләр булуы ихтимал.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз