Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУ профессоры иң салкын кышлы елларны искә төшерде
Юрий Переведенцев бу көннәрдә салкыннарның күбрәк Арктика йогынтысында булганын әйтте.
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда соңгы 42 елда үтә дә салкын кышлар күзәтелмәгән. Бүген Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә иң салкын кышларны искә төшерде.
«Соңгы бик салкын кышкы көн 1978 елның 31 декабреннән 1979 елның 1 гыйнварга каршы төндә булган, һава температурасы 44 градуска кадәр төшкән. Аэропорт тирәсендә 47 градус булган. 42 ел узды — андый салкыннар булганы юк», — диде.
Профессор 1941-1942 елларда да кыш салкын булганын, Казанда 44-45 градус булганын искәртте. «Андый салкыннарның тәэсире бик начар», — диде.
Юрий Переведенцев бу көннәрдә салкыннарның күбрәк Арктика йогынтысында булганын әйтте. «Төньяктан һава агымнары булды, кар да шуңа әз төште», — диде. Профессор, гадәттә, ноябрь, декабрьдә кояшлы көннәр аз булуын, нигездә, көннәр болытлы булуын, кар явуын билгеләп узды. «Кар Урта диңгез ярыннан циклон килгәндә була, бу вакытта, кагыйдә буларак, җылыта, юеш кар ява», — диде.
Сынамышларга карасак, профессор сүзләренчә, гадәттә, бик кырыс салкыннар ниндидер даталар белән бәйле. 19 декабрьдә Никольск салкыннары, 7 гыйнварда Раштуа салкыннары, 19 гыйнварда Крещение салкыннары була.
«Андый сынамышлар 60-65 процент очракта гына туры килә. Кар төшүгә килгәндә, аерма зур булырга мөмкин. Беренче тотрыклы кар катламы 9 октябрьдә дә, 29 декабрьдә дә ята ала. Шундый өч ай диярлек диапазон. Сынамышлар туры килмәскә дә мөмкин», — диде Юрий Переведенцев
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз