news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры гыйнварда һәм февральдә фаразланган явым-төшем күләмен әйтте

Гыйнварда уртача тәүлеклек температура -10, -11 градус салкын булыр дип көтелә.

КФУ профессоры гыйнварда һәм февральдә фаразланган явым-төшем күләмен әйтте
Рамил Гали

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев әйтүенчә, 2021 елда гыйнвар һәм февраль айларында явым-төшем аз булыр дип фаразлана. Бу хакта ул матбугат конференциясендә сөйләде.

Аның сүзләренчә, климатик исәпләүләр буенча, гыйнвар һәм февраль — елына иң аз явым-төшемле, коры айлар. Гыйнварда уртача 33 мм, февральдә 28 мм кар төшә, диде ул.

«Әгәр Себер антициклоны булса, явым-төшемнәр булмаячак. Бүген дә без антициклон үзәгендә, шуңа күрә һава торышы климатик нормадан 4-5 градуска түбәнрәк, явым-төшем дә аз, һава басымы да күтәрелгән», — диде. Белгеч декабрьдә дә явым-төшем айлык норманың яртысын тәшкил иткәнен әйтте.

Юрий Переведенцев былтыр декабрьдә төньяк Атлантика тәэсирендә яшәгәнебезне искәртте. «Шуңа күрә җепшек һәм яңгырлы иде, кар да аз булды», — диде.

Профессор гыйнварда уртача тәүлеклек температура -10, -11 градус салкын булачагын әйтте. «Гыйнвар азагы-февраль башында салкыннар әле булачак, февраль уртасыннан инде кояш нурлары тәэсирендә һава җылына башлаячак. Гидрометеорология үзәге февраль–март айларында аномаль җылы булыр дип күрсәтә», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100