news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры: Фаразларга карамастан, июль эссе булачак

Россия Гидрометеоүзәге июль аена Казанда һава торышының якынча фаразына төзәтмәләр кертте. Элегрәк җәйнең икенче аенда уртача айлык температура климат нормасыннан түбәнрәк булыр диелгән иде, әмма фаразның яңа версиясендә ай эссе булачак, дип әйтелә.

«Июнь аенда Казанда уртача айлык температура нормадан бер градуска салкынрак булды. Бер ай эчендә явым-төшем 60 мм урынына 25 мм яуды. Май да салкын узды, шуңа күрә июль аенда да шул ук хәл кабатланмас дип уйладым һәм хаклы булып чыктым. Фаразга төзәтмәләр кертелде. Төзәтмәләр нигезендә, июль аенда Казанда уртача айлык температура нормадан бер градуска югарырак булачак», - дип хәбәр итте «Татар-информ « агентлыгына КФУ профессоры Юрий Переведенцев.

Гидрометеорология үзәгенең яңа фаразы буенча Казанда явым-төшем норма чигендә көтелә. Татарстан башкаласында җәйге айда уртача айлык һава температурасы норма буенча 20,2 градус тәшкил итә, ә явым-төшем нормасы 67 мм. Бу айда яңгырлар көчлерәк булыр, дип характерлана.

Элегрәк «Татар-информ «якын көннәрдә Татарстанда эссе һава торышы көтелә, дип хәбәр иткән иде. Көндез температура 30 градустан артык булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100