news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры быел кыш кабат аномаль җылы булыр дип фаразлый

Соңгы елларда бөтен дөньяда глобаль җылыну күзәтелә, ул, нигездә, кышкы-язгы чор хисабына була.

КФУ профессоры быел кыш кабат аномаль җылы булыр дип фаразлый
Михаил Захаров

(Казан, 1 октябрь,«Татар-информ», Наталья Рыбакова). Киләсе кышта Татарстан башкаласында температура сикереше булуы мөмкин. Моннан тыш, кыш тагын тарихка аномаль җылы булып кереп калуы ихтимал. Бу хакта «Татар-информ»га КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Хәзер глобаль җылыну күзәтелә, ул, нигездә, кышкы-язгы чор хисабына барлыкка килә. Киләсе кыш температурасы норма чикләрендә яки нормадан югарырак булыр дип көтелә, салкын булырга тиеш түгел. Әмма шуны аңларга кирәк, бу озак сроклы фараз һәм аның үтәлү ихтималы 60-70 процент тәшкил итә. Салкынаюга тенденцияләр юк. Гомумән алганда, кыш тагын аномаль булырга мөмкин», - диде ул.

2019 елның кышын аномаль җылы булу сәбәпле, метеорологлар «алсу» дип атады. Ни өчен «алсу кыш»? Чөнки прогноз картасы алсу төскә буялган иде. Бу температура нормадан бераз югарырак булуын дәлилли.

РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары нигезендә, 2020 елның декабрендә һәм 2021 елның гыйнварында Казанда уртача айлык температура норма чикләрендә, ә февраль аенда нормадан югарырак булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100