Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУ профессоры атна азагында Татарстанда буран көтелүе хакында кисәтте
Бүген Казанда КФУ метеомәйданчыкларында кар катламының биеклеге 64 сантиметр тәшкил итә.
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан башкаласына чираттагы циклон якынлаша, ул бу атна ахырында буран алып киләчәк.
КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Безгә чираттагы циклон якынлаша, атна ахырында кар явачак. Бөтен циклоннар да Төньяк Атлантикадан килә. Бер циклонны икенчесе алыштыра. Һава шартлары циклон активлыгы һәм атмосфера фронтлары белән билгеләнә», — диде ул.
КФУ метеостанциясе мөдире Сергей Дмитриев мәгълүматлары буенча, Казанда КФУ метеомәйданчыкларында кар катламының биеклеге 64 сантиметр тәшкил итә, бу нормадан артыграк. Февраль аенда шәһәрдә норма буенча, гадәттә, 37 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелә. Бүгенге көндә ул 46 миллиметрдан арткан инде.
Февральнең беренче яртысында кар катламының биеклеге һәм явым-төшем буенча норма арттырып үтәлде, дип искәртте спикер.
Февральнең икенче декадасында шәһәрдә кат катламының биеклеге буенча уртача күрсәткеч 47 сантиметр тәшкил итә. Максималь күрсәткеч февраль ахырына туры килә һәм норма буенча ул 48 сантиметрга тигез. Мартта, гадәттә, җепшек көннәр башлана һәм карның биеклеге кими, ул тыгызлана һәм утыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз