news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ профессоры:Атлантика циклоны Казанга февраль аенда ук март һава торышын алып килә

Якындагы ункөнлектә температура нормадан 8 градуска югары булачак.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Атна ахырында Казанга Төньяк Атлантика циклоны җылылык алып килә. Якындагы ункөнлектә температура нормадан 8 градуска югары булачак.

«Шимбәдән башлап яңгырлы кар, җылы һава, көньяк агымнар фаразлана. Безгә Төньяк Атлантикадан циклон килә. Без үзәге Балтыйк диңгезе өстендәге бу циклонның перифериясендә торабыз. Циклонда фронталь системалар үсеш алган. Бу февраль ахырында март һава торышы кебек була», — диде Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.

Шул ук вакытта Татарстан башкаласында февраль ахырында көчле кар явуы икеле, чөнки көндез нульдән югары температура көтелә, диде Переведенцев. 

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казанда КФУ метеомәйданчыкларында кар катламының биеклеге 64 сантиметр тәшкил итә. Бу нормадан югарырак. Февральдә, гадәттә, 37 миллиметр явым-төшем норма була. Бүгенге көндә 46 миллиметрдан артык явым-төшем булды.

Явым-төшемнең күләме һәм кар катламының биеклеге нормасы февральнең беренче яртысында ук арттырып үтәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot