news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ профессоры: Атлантик циклон Казанга атна ахырында аномаль җылылык алып киләчәк

Бу атна ахырында Татарстанда һава шартларының кисәк үзгәрүе көтелә. Кыска гына вакыт эчендә аномаль салкыннарны аномаль җылылык алыштырачак. Бүген Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Метеоролог билгеләп үткәнчә, бүген, 8 декабрьдә, салкын, коры һәм кояшлы һава торышы саклана әле. Әмма циклон килү белән һава шартлары сизелерлек начараерга мөмкин. Бу көннәрдә Казанда уртача тәүлеклек температура -7 градус тирәсе тәшкил итәргә тиеш. Татарстан башкаласында декабрьдә уртача айлык температура нормасы -8,5 градус, ә явым-төшем нормасы 43 миллиметр тәшкил итә.

«Бу атнада кайбер көннәрдә температура нормадан җиде-сигез градуска түбәнрәк иде. Һава торышы Себер антициклонының көнбатыш перифериясе белән билгеләнде, атмосфера басымы рекордлы дәрәҗәдә югары булды», - дип өстәде Переведенцев.

news_right_1
news_right_2
news_bot