news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры Арктикадан салкын һава агымнары килүе, кырау һәм кар хакында кисәтте

КФУ профессоры Арктикадан салкын һава агымнары килүе, кырау һәм кар хакында кисәтте
Фото: © «Татар-информ»

Озакка сузылган аномаль җылылык бу атна ахырында Татарстаннан китә. Арктикадан салкын һава агымнары килү нәтиҗәсендә яңгыр явачак һәм сизелерлек суытачак. Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Быел сентябрь бик җылы, климатик нормадан 3,5 градуска югарырак булды. Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында тәүлеклек уртача температура нормада 7 градуска якын тәшкил итәргә тиеш, әмма әлегә ул югарырак. Тиздән һава торышының характеры үзгәрәчәк, Арктикадан салкын һава агымнары килү нәтиҗәсендә шәһәрдә киләсе атна башында суытачак», - дип ачыклык кертте ул.

Галим сүзләренчә, киләсе атнада республикада урыны белән бераз кар яварга һәм туфракта кырау күзәтелергә мөмкин. Мисал өчен, дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә Казанда һава температурасы +1 градуска кадәр түбәнәячәк.

«Бу – җир өслегендәге температура, ә өстә күпкә салкынрак. Әгәр кайдадыр явым-төшем күзәтелә икән, ул җепшек кар рәвешендә булачак», - дип искәртте КФУ профессоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100