news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әбиләр чуагы вакытында Татарстанда яңа температура рекорды куелган

Татарстанда әбиләр чуагы һәм алтын көз бу атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Алдагы декадада Казанда уртача тәүлеклек температура климат нормасыннан 4-5 градуска югарырак булачак. Бу хакта «Татар-информ» га бүген КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Казанга алтын көз килде. Климат буенча хәзерге вакытта уртача тәүлеклек температура 9 градус тирәсе булырга тиеш, ә чынлыкта ул дүрт градуска югарырак. Россиянең Европа территориясендә көчле антициклон өстенлек итә. Болытлар юк, көндез нык җылыта»,— диде ул.

Метеорологлар мәгълүматларына караганда, 24 сентябрьдә Казанда соңгы сигез елдагы температура рекорды яңартылган.

«Казан-Аэропорт метеостанциясе мәгълүматларына караганда, һаваның максималь температурасы рекордлы дәрәҗәгә җиткән һәм 26,2 градус тәшкил иткән. 24 сентябрьдәге һава температурасының Казанда абсолют максимумы 2015 елда теркәлгән», – дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Озакка сузылган корылык аркасында сентябрь аенда республикада янгын куркынычы саклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot